Центральная библиотека

"Сугыш кайтавазы"

#75_лет_ВОВ
6 нче март көнне Яңа Мәлкән башлангыч мәктәбендә тыл ветераннары хөрмәтенә "Сугыш кайтавазы" дип аталган кичә үткәрелде, күргәзмә куелды. Авыл советы, китапханә, мәктәп белән берлектә тыл ветераннарына тантаналы рәвештә медальләр тапшырылды. Кичә җыр-моң, тарихи истәлекләр, шигьри юллар белән үрелеп барды. Юбилей медальләрен Җирле үзидарә башлыгы Нәҗметдинов З.И. тапшырды. Авыл Советы җирлеге депутаты, күп еллар мәктәптә директор булып эшләгән Сәетов Н.Л., ветераннар советы житәкчесе Хаҗипова А.Г. үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Авыл Советы, депутатлар һәм эшмәкәрләр Пузырев М.П., Буранов А.Г. исеменнән һәркайсына күчтәнәчләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Кичәбезгә 4тыл ветераны килде, килә алмаган 2 ветераныбызның өйләренә барып медальләре һәм күчтәнәчләре тапшырылды.