Центральная библиотека

"Сугышта хатын-кыз йөзе түгел"

#75_лет_ВОВ
"Сугышта хатын-кыз йөзе түгел" кысасында
5 нче март көнне Бикбау мәдәният йортында тыл ветераннары хөрмәтенә "Хәтер белән без мәңгелек!" дип аталган кичә үткәрелде, күргәзмә куелды. Авыл советы, китапханә, мәдәният йорты белән берлектә тыл ветераннарына тантаналы рәвештә медальләр тапшырылды. Кичәбез җыр-моң, тарихи истәлекләр, шигьри юллар белән үрелеп барды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. 92 яшьлек Мәдәния апа үзе чыгарган бәетләрен укыды-җырлап бирде.
Авыл советы исеменнән һәркайсына бүләкләр тапшырылды.
Кичәбезгә 12 тыл ветераны килде, килә алмаган 9 ветераныбызның өйләренә барып медальләре тапшырылды.