Центральная библиотека

"Без бергә тату гаилә"

#ТАССРның100еллыгы
4 мартта Кадрәк авыл китапханәсендә "Без бергә тату гаилә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. "Ана назы җирдә, ул мәңгелек" дигән күргәзмә төзелде. Кичәдә дүрт гаилә ике командага бүленеп төрле бәйгеләрдә катнаштылар. "Эзләп тап", " Әни бирә сорауны, әти бирә җавапны", "Табышмаклар иленә сәяхәт" һәм башка уеннарда үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте .