Центральная библиотека

"Ягез әле, хатын-кызлар"

#Национальный_проект_Демография
4 нче март көнне Усай авыл китапханәсе, өлкән яшьтәге хатын-кызларны 8-март бәйрәме белән котлап, "Ягез әле, хатын-кызлар" бәйгесе үткәрде. Бәйгедә ике команда үзара ярыштылар. Алар үзләренең зирәклекләрен төрле яктан сынадылар. Бәйрәм төрле-төрле уеннар, табышмаклар, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Ә уеннар арасында балалар концерт номерлары белән котладылар. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.