Центральная библиотека

“Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз!”

#Национальный_проект_Демография
4 нче март көнне Усай авыл китапханәсендә, “Әниләр турында укыйбыз” акциясенә кушылып, “Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз!” исемле китап күргәзмәсе куелды. “Яшел лампа” клубына йөрүче башлангыч сыйныф укучылары белән “Иң кадерле кешем җирдә ул син, газиз әнием!” дип аталган кичә уздырылды. Укучылар күргәзмәгә куелган Р.Мингалимнең “Өч үрдәк” китабыннан “Канатларың булса..”, Г.Сабитовның “Нәни хикәяләр” китабыннан ”Иң кадерле бүләк”, Л.Леронның “Кояшны кочкан малай” китабыннан “Әбием, әнием һәм мин” хикәяләрен, В.Хамидуллинаның “Одушевлённые сказки” китабыннан “Сказка о том, как из дома ушло Хорошее Мамино Настроение” әкиятен укыдылар.