Центральная библиотека

"Әниләр турында укыйбыз"

#Национальный_проект_Демография 
4 март көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Әниләр турында укыйбыз" дигән акциягә кушылды. 
Бакча балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары белән әниләр турында китаплар укыдык, мәкальләрне искә төшердек, яраткан кешеләребез турында шигырьләр сөйләдек.
Л.Гыймадиеваның "Ике әни һәм бер математика", Шәмсинең "Ут хәйләсе", Р.Миңнуллинның "Әни, мин көчек күрдем" китапларын, "Сак -Сок" бәетен, "Үги кыз" әкиятен укыдык.