Центральная библиотека

"Иң якты кояшым - Әнием"

#Национальный_проект_Демография
Минзәлә районы Дәвек авылы китапханәсе республиканың "Әниләр турында кычкырып укыйбыз" акциясенә кушылды. Китапханәче Сахабутдинова Гүзәлия "Ләйсән" балалар бакчасы һәм Дәвек башлангыч мәктәбе балалары белән "Иң якты кояшым - Әнием" дип исемләнгән уку кичәсе үткәрде.Балаларга бик күп хикәяләр укылды.
Рөстәм Мингалимнең "Канатларың булса", "Кем яхшы?" хикәяләре, Габделхәй Сабитовның "Иң кадерле бүләк" һәм "Кашкарый нигә көлде" дигән хикәяләре укылды. Балалар әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, әниләр турында табышмакларга җавап бирделәр. 12 бала һәм 4 олы кеше катнашты.