Центральная библиотека

"Әниләр турында укыйбыз"

#Национальный_проект_Демография 
4 март көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Әниләр турында укыйбыз" акциясенә бик теләп кушылды. Кадерле кешеләребез әниләргә багышлап китап күргәзмәсе төзелде. Балаларга И.Сәйфуллинның "Минем әни иң чибәр", Л.Гыймадиева ""Куллары йомшак иде" дип исемләнгән хикәяләр укылды. Балалар үзләренең әниләре турында бик матур фикерләр җиткерде. Әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар.