Центральная библиотека

"Минем яраткан мыр-мырым"

#Национальный_проект_Демография
1 нче март - Бөтендөнья песиләр көне. Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә "Әкиятләр илендә" оешмасы членнары белән "Минем яраткан мыр-мырым" исемле кызыклы әңгәмә уздырылды. Песиләр кешеләр белән бергә кайчаннан бирле яши башлаулары, элек песиләр турында нинди уйдырмалар йөрүе турында сөйләп узылды. Хәзергесе көндә мондый уйдырмалар халык әкиятләрендә,язучылар әсәрләрендә генә чагылуы әйтелде. Песиләр турында халык авыз иҗатында мәкальләр һәм ышанулар укылды.
-Әгәр песине кыерсытсаң' гомер буе бәхет күрмисең.
-Өйгә песи үзе килеп керсә, бәхет китерә һ.б. төрлеләр. Балаларга һәр ышану, әйтем безгә тәрбия бирү өчен яшәгәне турында аңлатлды. Әгәр бездә песи яисә эт яши икән инде, без бу җан ияләре өчен җаваплы, аларны кайгырту, ашату, карау, ярату безнең өстә икәнлеге аңлатып үтелде. Балалар белән бергәләп алар турында әкиятләр укыдык, җырлар тыңладык. Балалар әниләре, әбиләре белән бергәләп яраткан мырауларына карата рәсем ясадылар.
Максат: Балаларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, кызгану хисләре кешеләргә хас булуын ачыклау.
Катнашты: 2 зур, 4 бала