Центральная библиотека

"Һөнәрләрнең кайсы мактауга лаек?"

#100летТАССР
29 нчы февраль көнне Бикбау авылы китапханәсендә балалар белән "Һөнәрләрнең кайсы мактауга лаек?" исемле әңгәмә уздырылды. Балаларга һөнәрләр турында: Нәрсә ул һөнәр? Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез? Үскәч кем булырга телисез? кебек төрле сорауларга җаваплар тыңланылды. Рәсемнәрбуенча кемнең кайда һәм кем булып эшләвен әйттеләр. Мәкальләр әйтелде.Геометрик фигуралардан кеше сурәте ясарга кушылды. Һәркайсы төрле санда фигура кертеп кеше сурәте ясадылар.
-Әйе, һәр һөнәр кирәкле, һәр һөнәр җаваплы, һәр һөнәр һөрмәткә лаек. Һәр һөнәр иясенең үзенең формасы, аерым киеме, эш предметы булуы турында сөйләп, аңлатып кителде. Балаларга нинди генә һөнәр сайласагыз да, яхшы кеше булып калырга кирәклеге әйтелде.
Максат: Балаларны һөнәр төрләре белән таныштыру, хезмәткә карата кызыксыну, омтылыш тәрбияләү.
Катнашты 5 бала.