Центральная библиотека

"Мы правнуки твои, Победа"

#75летВОВ
28 нче февраль көнне Әтрәкле китапханәсе "Мы правнуки твои, Победа" акциясен дәвам итеп, балалар белән Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәрләр белән танышуны дәвам итте. Китапханәче сугышка алынган авылдашларыбыз турында "Хәтер" һәм, "Алар җиңү алып кайтты" китаплары аша таныштырды. Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" китабы укучыларга тәкъдим ителде. 6 сыйныф укучысы Хөснетдинова Гүзәл Муса Җәлилнең "Джим" поэмасын кычкырып укыды. Кече яшьтәге балаларга сугыш темасы сурәтләнгән китаплар белән танышу уткәрелде.