Центральная библиотека

Май чабу

ТАССРның 100 еллыгына.

Кешеләр элек-электән язны яңа тормыш башлану буларак кабул иткәннәр. Юкка гына 15 гасырга кадәр Русьта, нәкъ менә 1 мартта Яңа елны бәйрәм итмәгәннәрдер. Ә соңрак, шаян һәм күңелле итеп кышны озату һәм табигатькә җанлану, язны каршылау бәйрәме - Май чабу- Масленица барлыкка килә. Барыннан да бигрәк, бу бәйрәм атнасында сыер мае ашарга рөхсәт ителгән, ә олы көн уразасында бары тик киндер мае гына ашарга яраган. Әмма "май чабу" куптәннән инде,беренче чиратта май белән тугел, ә коймак белән бәйле! Коймак - май чабу атнасының иң дәрәҗәле сые, ул язгы бәйрәмнең символы булып тора.
28.02.2020 көнне Әтрәкле китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә, кече яшьтәге балалары белән әниләрен кунакка чакырды. Китапханәче бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Кызыклы сораулар, табышмаклар әйтеп, зирәклектә, тапкырлыкта сынау үткәрдек. "Кем җитезрәк", "Маша-растеряша", яулык белән түгәрәк уеннары уйналды. Кашапова Әдилә "Минем әнием", "И, туган тел" шигырьләрен сөйләде. Кунакларыбыз да кучтәнәчләре - коймаклары белән килгәннәр,соңыннан бәйрәм тәмләп чәй эчү белән төгәлләнде.