Центральная библиотека

“Туган телем, син шундый матур!”

#ТАССРга100ел.
26 нчы февраль көнне Усай авыл китапханәсендә татар халкының бай, рухи мирасы белән таныштыру максатында “Туган телем, син шундый матур!” исемле әдәби кичә үтте. Китапханәче “Туган телем хәзинәләре” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Туган тел көне, татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, халкыбызның бай, рухи мирасы турында сөйләде. “Яшел лампа” клубына йөрүче укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар һәм татар халкының “Башмак”, “Шомбай”, “Ак бүре” әкиятләрен тыңладылар. Телгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерелде. Кичәнең икенче өлешендә укучылар "Беләсең килсә, уйла!" уенында катнаштылар. Үзләренең телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.
Катнашты 5 укучы.