Центральная библиотека

Әдәби марафон

#100летТАССР
Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә Россия күмәк проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында көнсаен татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Менә шушы әдәби марафонда безнең Тауасты Байлар авылыннан да ике китап укучыбыз катнашты. Алар Казанда үткәрелгән йомгаклау турында диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. 26 февраль көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсендә алар белән бергә бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу үткәрдек. Алар әдәби марафонда алган тәисерләре, күренекле кешеләр, язучылар белән очрашулары турында сөйләделәр.
Киләсе әдәби марафонда безнең Минзәлә районыннан, Тауасты Байлар авылыннан күбрәк китап укучылар катнашсын иде дигән теләктә калдык.