Центральная библиотека

"Хатыннар армиягә бара"

#100летТАССР
#75летВОВ
"Демография"милли проекты кысаларында.
23 нче февраль көнне Әтрәкле китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бәйрәм чарасы үткәрде. Китапханәдә "Мы правнуки твои Победа" акциясен дәвам итеп китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичәбез "Әтием белән горурланам" дип исемләнде, һәм эчтәлеге буенча гаиләдә әти кешегә ихтирам һәм ышаныч хисләрен арттырырга, ә әтиләргә бу ышанычны аклау өчен бөтен көчләрен куярга кирәклегенә басым ясалды. Чарада байтак авылдашларыбыз катнашты. Арада армия хезмәтен үтүчеләр дә, әле солдат хезмәтенә яшьләре җитмәгән яшусмер егетләребез дә куп иде.Төрле кызыклы уеннар җыр,бию,тәбрикләү шигырьләре белән үрелеп барды. "Сердәш"өлкәннәр клубы кызлары "Хатыннар армиягә бара" исемле скетч әзерләделәр. Җитезлекне, тапкырлыкны, осталыкны сыный торган уеннар уйналды, рәхәтләнеп күмәк биюләр оештырылды. Кече яшьтәге балалар әтиләренә үзләре ясаган открыткаларын тапшырып, шигырьләрен сөйләделәр. Әниләр үзләре әтиләргә җырларын һәм биюләрен буләк иттеләр. Чарабызның максаты: балалар гаиләдә әтиләре белән горурланып, киләчәктә гаиләләренә, илебезгә кирәкле, ныклы, ышанычлы ир-егетләр булып үссеннәр иде.