Центральная библиотека

"Ярый әле, җирдә бабайлар бар"

22 нче февраль көнне авыл китапханәчесе Тат.Мөшеге авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә оештырылган "Ярый әле, җирдә бабайлар бар" дигән бәйрәм чарасында катнашты. Кунакка чакырылган өлкән буын армия хезмәтенең иң кирәкле һәм Ватанны саклау һәр яшь ир-егетнең бурычы булырга тиешлеге турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар, авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Чара яшь буында Ватанны ярату хисе, ил сакчыларына хөрмәтле караш тәрбияләү максатыннан чыгып уздырылды.