Центральная библиотека

"Солдат хатлары укыйбыз"

#75летВОВ
23 февраль Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан Дәвек авыл китапханәсендә "Солдат хатлары укыйбыз" дип исемләнгән очрашу булды. Бу очрашуга Севастополь шәһәрендә Хәрби-Диңгез флотының Диңгез пехотасы бүлегендә хезмәт итүче Лотфуллин Хәнифнең әнисе һәм абыйсы чакырылган иде. Китапханәче Сахабутдинова Гүзәлия Хәнифнең язган хатын укыды, фотографияларын карадык, Армия хезмәте турында сөйләштек. Хәнифнең Дәвеккә, туган авылына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калабыз.