Центральная библиотека

"Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе"

#ТАССРга100ел
22 февраль көнне Дәвек авылы китапханәчесе Сахабутдинова Г. Х. Ләйсән балалар бакчасы белән берлектә "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" акциясенә кушылып "Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе" дигән китап күргәзмәсе һәм фольклор кичә оештырылды. Балалар белән табышмаклар, мәкальләр, тизәйткечләр китабына күзәтү ясадык, чигүле әйберләр карадык, уеннар уйнадык, балаларга халкыбызның мирасы турында сөйләдек.