Центральная библиотека

"И туган тел, и матур тел"

#100летиеТАССР
#Нацииональныйпроект"Демография"
21 февральдə Югары Юшады авыл китапханəсе Халыкара туган тел көненə багышланган "Наши истоки. Читаем фольклор." акциясенə кушылды. "И туган тел, и матур тел" дигəн китап күргəзмəсе тəкъдим ителде. Балаларга татар халкының милли йолаларының берсе "Аулак өй" күренеше күрсəтелде. Йола турында мəгълүмат бирелде. Балалар үз куллары белəн йон язу, жөгерлəү, оекбаш бəйлəү, кулъяулык, тастымал чигү серлəренə төшенделəр. Катнашучылар "Йөзек салышлы", "Капкалы" уеннарын уйнадылар, татар халык жырларын, табышмакларын, тизəйткечлəрен, сынамышларын ислəренə төшерделəр. Безнең төп максатыбыз балаларга туган телне, гореф-гадəтлəрне онытмыйча сакларга өйрəтү иде. Бəйрəмебез əбилəр, əнилəр пешереп алып килгəн милли ризыклар куелган чəй табыны белəн тəмамланды.