Центральная библиотека

"Туган телем-әнкәм теле"

#100летТАССР
20нче февраль көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Халыкара тел көне уңаеннан "Туган телем-әнкәм теле" исемле әдәби-музыкаль чара узды. "Туган телем-иркә гөлем" исеме белән китап күргәзмәсе ясалды. Мәдәният хезмәткәре Нәҗметдинова Л.Ә. татар теле турында, аның әһәмияте турында сөйләде һәм телебезне якларга, сакларга чакырды. Чара туган телебезнең матурлыгын өйрәтү, борынгы сүзләрне онытмау, авыл тарихы белән кызыксыну уяту, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.