Центральная библиотека

"Халыкара туган тел"

#ТАССРның100еллыгы
#Демография
20 февраль көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасы белән берлектә "Халыкара туган тел" көне уздырды. "Туган телем-иркә гөлем" исеме белән китап күргәзмәсе куелды, балалар китаплар белән таныштылар, әкиятләр укылды, карточкалар белән эшләдек. Бәйрәмне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
Максат: туган телнең бөеклеген күрсәтү, телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Бурыч: укылган әсәрләр буенча кузаллауны үстерү.
Катнашты: балалар -5 кеше, зурлар -3 кеше.