Центральная библиотека

"Җомак әйтәм, Кем иң тапкыр,иң зирәк, җавап таба тизрәк"

#100летТАССР
#Национальный_проект_Демография
21 февраль-халыкара Туган тел көне. Әтрәкле китапханәсе "Безнең тамырларыбыз. Фольклор укыйбыз" төбәкара акциясенә кушылып, татар халык иҗатының бер жанры булган табышмаклар кичәсе уткәрде. "Җомак әйтәм, Кем иң тапкыр,иң зирәк, җавап таба тизрәк" исемле китап кургәзмәсе ясап куелды. Биредә татар халык авыз иҗатының бик куп жанрдагы китаплары урын алды: әкиятләр, җырлар, бәетләр, мәкальләр, уеннар. Халык авыз иҗаты ул буыннан-буынга тапшырылып килүче рухи мирас. Шушы чылбыр аша безгә купме тарихи байлык килеп җиткән. Безнең дә бурычыбыз: балаларга шушы милли рухи хәзинәләребезне курсәту, өйрәту, тапшыру. Татар халкы зирәклекне, тапкырлыкны элек-электән хөрмәт иткән: Шомбайлар, Былтырлар барыбызның да яраткан геройлары. Фольклор ул халыкныкы, аның яшәешен, көнкурешен чагылдыра.
Балалар белән ике командага буленеп ярыш оештырдык: Зирәкләр һәм тапкырлар. Иң элек китапханәче табышмакларның ничек халык арасында популярлашып китуе турында аңлатты. Командалар татар халык табышмакларына җаваплар эзләделәр. Шулай ук "тиз җавап тап" турын уттеләр. Шулай ук "тел чарлау" ярышында көч сынаштылар. Бер берсенә шарадалар әйтеп, җаваплар эзләнде. Пантомимо курсәтеп, шуны көндәшләр белергә тиеш иде. Нинди генә тапкырлык кирәк булса да, балалар барысын да бик тиз җавапладылар. 4 турдан торган сынауда ике команда да берсен берсе әйдәкләп, булышып тигезлек белән уйнап бетерделәр. Соңыннан, хәрәкәтле татар халык уеннарын уйнап алдык: "Йөзек кемдә", "Чума урдәк". Татар милли киемнәрен кигән балалар саф татар телендә китаплар укыйлар, милли уеннарыбызны рәхәтләнеп уйныйлар, җырларын беләләр икән, бу үзе зур байлык, милли хәзинә бит.