Центральная библиотека

"Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз"

#ТАССРның100еллыгы
21 февраль-Халыкара туган тел көнендә Бикбау авылы китапханәсе "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән акциягә катнашты. Бу акциянең максаты: үсеп килүче буын арасында милли фольклорны киң пропагандалау. Китапханәче Нуруллина балаларга туган тел һәм шушы көндә уздырыла торган акция турында сөйләде. Кечкенәдән үк ишетеп үскән җырларны, сынамышларны, тизәйткечләрне искә төшердек. Табышмакларга җаваплар таптык. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре, аларның бәйрәмнәре, гореф-йолалары, милли ризыклары турында әңгәмә уздырылды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр укыдылар. Халыкның авыз иҗаты аша бала туган телнең матурлыгын танып белергә өйрәнә.
Катнашты 9 бала.