Центральная библиотека

"Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз"

#100летиеТАССР
21 февраль - Халыкара туган тел көнендә, Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнашты. "Тел- рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Балалар белән кечкенәдән безне озата килүче җырларны, әкиятләрнеискә төшердек. Балалар тел турында шигырьләр сөйләде. Безнең максат: үсеп килүче яшь буын арасында Милли фольклорны киң пропагандалау. Туган тел һәм фольклор сәгатьне йомгаклап шуны эйтәсе килә: халык авыз иҗаты әсәрләре балаларга су һәм һава кебек кирәк.