Центральная библиотека

"Бездә бүген кунак бар"

#ТАССРга100ел. 20 февральдә Кадрәк мәдәният йортында, Әлфия Мирзанур кызы Ситдикова белән очрашу уздырылды. "Бездә бүген кунак бар" дип аталган күргәзмә төзелде. Шагыйрә үзенең иҗаты, китаплары белән таныштырды. Авыл халкы һәр сүзен йотлыгып тыңлады. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Татар теле, аның киләчәге турында да сөйләнде. Очрашу "Безнең бурычыбыз балаларга, оныкларга туган телне сакларга өйрәтү һәм беркайчан да онытылырга тиеш түгеллеген аңлату" дигән сүзләр белән тәмамланды.