Центральная библиотека

"Халкыбызның яраткан улы-Илһамы"

#ТАССРның100еллыгына
19.02.2020 көнне Әтрәкле китапханәсенә татар халкының җыр сәнгатен бик югары дәрәҗәгә күтәргән легендар җырчысы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулу хөрмәтенә "Халкыбызның яраткан улы-Илһамы" исемле китап кургәзмәсе ясалды. Матур җырларыннан торган дискасыннан җырларын тыңладык. Биографиясе буенча китапханәче викторина уздырды. Рахматуллина Кифая апа һәм Гильмуллина Гөлгенә сорауларга төгәл җаваплар бирделәр. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шайхуллин Расих гармунда уйнап,Илһам абый репертуарыннан "Ай, былбылым", "Идел буе каеннары" исемле җырларын башкарды.Чараның максаты: гомерен милли җыр өлкәсенә багышлаган шәхесебезне онытмау, хөрмәтләү.