Центральная библиотека

“Туган телем хәзинәләре”

#ТАССРга100ел.
19 нчы февраль көнне Усай авылы китапханәсендә 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Туган телем хәзинәләре” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә татар халык иҗатының иң матур үрнәкләре тупланган “Татар халык җырлары”, “Татар халык мәкальләре”, Татар халык табышмаклары”, “Бәетләр”, “Мәзәкләр”, “Риваятьләр һәм легендалар”, “Йола һәм уен җырлары”, “Кыска җырлар” томлыклары куелды. Күргәзмәдә балалар яратып укый торган Г.Тукай, М.Җәлил һәм Ф.Кәримнең шигырь китаплары да урын алды.