Центральная библиотека

Туган тел көне

#100летТАССР
#Национальный_проект_Демография
19.02.2020 көнне Әтрәкле китапханәсенә 21 февраль-Туган тел көне уңаеннан, яшь әниләр нәниләре белән чакырылды. Әниләрнең балага биргән иң зур бүләге-тел дигән гыйбарәне максат итеп алып,китап кургәзмәсе куелды. Татарның бөек мәгърифәтчесе, язучы, галим Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулган көннәр буларак, аның "Әбугалисина" әкияте белән таныштырылды. Бу әсәрдә автор белемнең могҗизалар тудыруга сәләтле булуын курсәтә. Белемле булу өчен иң элек уз туган телеңне, һәм чит телләрне белергә кирәклеген Каюм Насыйри үзенең герое аша җиткерә. Галим турында презентация каралды. Балалар өчен А.Алишның "Куян кызы" әкияте курсәтелде. "Нәниләр тел өйрәнә" китабы белән кечкенәләр таныштырылды. Туган тел турында шигырьләр укылды. Безнең әниләр арасында татар, рус һәм чуаш та бар. Чараның максаты: һәркемнең үз теле үзенә кадерле булсын, милләтенең гореф-гадәтләрен онытмасын, үзләренең балаларына өйрәтеп үстерсеннәр иде. Китапханәгә килгәч, алар татарча аралашырга, телне өйрәнергә тырышалар. Әниләр ярдәме белән әтиләр көненә карата открыткалар ясадык. Өйдә укырга дип, китапханәдән бик матур китаплар алып кайтып киттеләр.