Центральная библиотека

"Сак булыгыз, коронавирус"

#НациональныйпроектДемография.
18 февраль көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсендә китап укучылар белән берлектә "Сак булыгыз, коронавирус" дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм авылыбыз фельдшеры белән очрашу үткәрелде. Ул үз чиратында коронавирусның беренче билгеләре, аннан саклану чаралары, бу авыруны булдырмый калу турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр.