Центральная библиотека

"Безнең тамырларыбыз"

#100летТАССР
18 нче февральдә К.А.Смирнова исемендәге урта мәктәптә Тат.Мөшеге авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Безнең тамырларыбыз" акциясе кысаларында Халыкара тел көне уңаеннан "Борынгылык онытылмасын" исемле әдәби-музыкаль чара уздырылды.Чараның кунагы, үзенең бөтен тормышын мәдәнияткә багышлаган,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ханова Зөлфирә Махдүм кызы булды. Китап укучыларны аның яңа басылып чыккан "Чишмәдәй акты гомерләр" китабы белән таныштырдык. Җыентыкта авторның тормыш юлы, Мөшеге авылына багышлап язылган такмаклар, иҗат иткән бәетләре, мөнәҗәтләре урын алган. Әсәрләрендә борынгы кулланышта булган сүзләр кулланылган. "Мөшеге чишмәләре" халык фольклор ансамбленең дә иң беренче оештыручыларының да берсе ул, ансамбльгә йөрүчеләр аның җырларын башкардылар. Зөлфирә ханым үзе дә сәхнәләрдә чыгыш ясый, киңәшләре белән ярдәм итә. Чара туган телебезнең матурлыгын өйрәтү, борынгы сүзләрне онытмау, авыл тарихы белән кызыксыну уяту, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.