Центральная библиотека

"Батырлык мәңгелек"

#ТАССРга100ел #БөекҖиңүгә75ел
18 февральдә Кадрәк авыл мәктәбендә "Батырлык мәңгелек" дип аталган М.Җәлилгә багышланган батырлык сәгате уздырылды. Авыл китапханәчесе Гарнышева А. ,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова А. 6 сыйныф укучыларына язучының тормышы, иҗаты турында сөйләделәр. Укучылар стенд һәм күргәзмә белән таныштылар. Викторина сорауларына дөрес, төгәл җавап бирделәр. Батырлык сәгатенең максаты : яшь буынны М.Җәлил кебек язучыларыбызның батырлыгы белән таныштыру һәм аларның даны мәңгелек булуын аңлату.