Центральная библиотека

"Сак бул-Коронавирус"

#Национальный_проект_Демография
17 февраль көнне Дәвек авыл китапханәсендә "Сак бул-Коронавирус" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Бу әңгәмәгә кешеләр күп йөри торган оешмалардан: башлангыч сыйныф укытучысы һәм укучылары, Ләйсән балалар бакчасыннын тәрбияче Шәйхетдинова Ф. М., социаль хезмәткәр Галимова Илсөя һәм авыл халкы чакырылган иде. Монда авылыбыз фельдшеры Маулина Фәридә Ульфатовна бу вирус һәм йогышлы авырулар турында , аларны булдырмый калу, вирусларның симптомнары һәм ничек дәваланырга кирәклеге турында сөйләде.