Центральная библиотека

"Әле һаман сызлый яралар"

#75летВОВ
#100летТАССР
15 нче февраль 1989 нче елдан башлап Россиядә Әфганчылар көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне әфганчылар бер-берсе белән күрешеп истәлекләр барлана, мәдәни чаралар, очрашулар уздырыла. Бу көнне, шул уңайдан Рус.Мөшеге клубы һәм Тат.Мөшеге авыл китапханәсе белән берлектә, безнең җирлектән Әфган җирен үз күзе белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Юпаев Валерий Миннигул улы белән "Әле һаман сызлый яралар" дигән очрашу булды. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, сорауларга җаваплар бирде. Чара Әфганстан сугышы турында белешмә бирү, әфганчыларны хөрмәт белән искә алу максатыннан чыгып үткәрелде. 4 бала ,3 зур кеше катнашты.