Центральная библиотека

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде"

#75летВОВ
#100летТАССР
Бөек җиңунең 75 еллыгы, Республикабыз оешуның 100 еллыгы уңаеннан. Халкыбызның каһарман улы, патриот шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгын һәр киләсе яңа буын белергә, кадерләргә бурычлы. 16.02.2020 көнне Әтрәкле китапханәсендә укучылар өчен "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" исемле патриотик сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең биографиясе, иҗаты презентация итеп тәкъдим ителде. Батырлык үрнәге булган "Моабит дәфтәрләре"нең язылу һәм басылу тарихы белән китапханәче таныштырды. Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында курсәткән батырлыклары бары тик шигырьләре Туган илгә кайткач кына билгеле була. Чыннан да, шигырьләрен укыганда, шагыйрьнең узен табуы, ягъни аның башыннан кичкән хәлләрне кузаллау бер дә читен тугел. Балалар бик кызыксынып Муса Җәлилнең төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп ясаган ике дәфтәренә сыйган моңлы, зарлы, ләкин горурлыкка өндәуче шигырьләр циклы турында тыңладылар, сораулар бирделәр. Узләре әзерләп килгән шигырьләрен иптәшләренә җиткерделәр. Фаттахова Наилә "Мәхкум", Мирзасалихова Алинә "Карак песи" шигырен сөйләп курсәтте. Ә безнең Минзәлә кызы Иншәргә багышланган шигырь белән Гәрәйханова Зәринә таныштырды. Мусаның җырлары улемнән көчлерәк булып чыга, фашист балтасы аларга киртә була алмаган. Куп кыенлыкларны, ерак араларны утеп шагыйрьнең үлмәс даны булып, Туган илебезгә кайткан!