Центральная библиотека

"Әфганстан-йөрәк ярам "

#75летВОВ
15 февраль-Россиядә Әфганчылар көне. Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә "Әфганстан-йөрәк ярам " дип аталган күргәзмә куелды. Авылыбызның 15 егете, үзләренең интернациональ бурычларын Әфган җирендә үтәделәр. Китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре ветераннарыбызның туып үскән өйләренә барып әниләре белән очраштылар, аларның ул вакытлардагы уй-кичерешләрен янәдән искә төшереп алдылар, фотоларын карадылар. Ахметханова Мөхәллилә апаның ике улы берюлы шул сугыш эчендә булдылар, әйе ананың ул вакыттагы кичерешләрен, ана үзе генә белә шул...
Әфган сугышы ветераны,мәрхүм Садертдинов Илдарның тормыш иптәше Альфира белән тирән һәм сагышлы сөйләшү булды. Бер теләктән: "Беркайчан да сугышлар булмасын, күкләребез һәрчак аяз булсын, балалар кайгысы күрергә язмасын иде!-" диделәр.
Ветеран әниләренә үзләренең кечкенә генә күчтәнәчләрен тапшырдылар.