Центральная библиотека

"Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

#75летВОВ
15 нче февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты белән яшь буынны мәгьлүматлы итү максатыннан чыгып К.А.Смирнова ис.Тат.Мөшеге урта мәктәбендә "Муса Җәлил-патриот шагыйрь" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.Чара авыл китапханәсе, мәдәният йорты, балалар бакчасы белән берлектә оештырылды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның әсәрләренә иҗат иткән җырларын башкардылар, презентация карадылар, викторина уздырылды.Катнашты 23 бала,5 зур кеше.