Центральная библиотека

"Аңа 19 яшь иде..."

#Җиңү75 #ТАССР100 #ДусайКичүавылы
клубы #Яңа Мәлкән мәдәният йорты #Яңа Мәлкән авылы китапханәсе
Бүген, 15 февраль көнне Дусай-Кичү авылы клубында Дусай-Кичү авылы клубы, Яңа Мәлкән авылы китапханәсе һәм Яңа Мәлкән мәдәният йорты белән берлектә әфганчы-интернационалист Латыйпов Дамир Хәсән улына багышлап, "Аңа 19 яшь иде..." дип исемләнгән хәтер һәм истәлекләр кичәсе үткәрелде. Кичәгә багышлап"Әфган кайтавазы" күргәзмәсе эшләнде, анда Дамирның хатлары, фотолары урын алган иде. Бәйрәмгә әфганчы-интернационалист Яңа Мәлкән җирде үзидарә рәисе Нәҗметдинов Зөфәр Имаметдин улы һәм Латыйпов Дамирның әтисе һәм туганнары чакырылган иде. Дамир турында истәлекләр белән классташлары, күршеләре, авылдашлары да чыгыш ясады. Кичә җыр һәм гармун моңнары белән үрелеп барды. Кичәгә кадәр авылдашлар, җирле үзидарә, волонтерлар белән берлектә Дамирның әтисе яшәгән йортка куелган мемориаль тактага чәчәкләр куелды.