Центральная библиотека

"Әфганстан йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс яра"

#100летТАССР
#75летВОВ
15 февраль - Россиядә Әфганчылар көне. Шул уңайдан Гөлек авылы клубында китапханә белән берлектә "Әфганстан йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс яра" дигән патриотик сәгать уздырылды. Очрашуга районыбызның, күрше район Әфган сугышы ветераннары килгән иде. Егетләргә үзләренең батырлыкларын сөйләделәр һәм аларның да батыр булып үсүләрен теләделәр. Максат: Әфганстанда хезмәт итүчеләрдә хөрмәт, горурлык тәрбияләу, батырлык төшенчәсен аңлау. Бурыч: Әфган сугышы тарихы белән таныштыру, һәлак булган батырларны искә алу, әфганчылар белән кара - каршы сөйләшү.