Центральная библиотека

"Солдат сугыш телəми.."

#75летВОВ
14 февральдə Югары Юшады авыл китапханəсендə "Солдат сугыш телəми.." дип аталган очрашуда Чечен сугышында хезмəт иткəн Иванов Е.М.катнашты. "Əкият сөючелəр" берлəшмəсенə йөрүче балаларга үзенең ничек хезмəт итүе, "Батырлык өчен" дигəн орденның нəрсə өчен бирелүе турында сөйлəде. Төрле сорауларга жавап бирде. Укучыларга көчле, тырыш булып үсүлəрен, булачак солдатларга ил алдында булган изге бурычларын намус белəн үтəүлəрен телəде.