Центральная библиотека

"Коронавирус"

#Национальный_проект_Демография
14.02.2020 көнне Әтрәкле китапханәсендә бик күп шау-шу куптарган, "Коронавирус" турында әңгәмә үткәрелде. Авылыбыз фельдшеры Хаматвалеева Э.Б. бик җентекләп бу вирусны йоктырмау кагыйдәләре, ничек организмның иммунитетын күтәрергә, гигиена таләпләрен төгәл үтәргә икәнен искәртте. Шул ук вакытта "үзебез"неке булган ОРВИ һәм грипп сезоны булуын, авырмас өчен саклану чаралары күрергә кирәк диде.
Китапханәче памяткалар белән таныштырды. Чараның максаты: һәркем үзенең иммунитетын күтәрергә тырышырга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, балаларга кечкенәдән шушы тәртипләрне өйрәтергә кирәк. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!