Центральная библиотека

"Сак булыгыз- коронавирус"

14 февральдə Югары Юшады авыл китапхəнəсендə "Сак булыгыз- коронавирус" дигəн темага əңгəмə оештырылды.
Авылыбызның шəфкəть туташы Горбунова И.М вирус нидəн килеп чыгуы, ничек сакланырга кирəклеге турында сөйлəде. Китапханəче күргəзмəгə куелган коронавирус турындагы белешмəлəр белəн таныштырды. Һəр кеше үз сəламəтлеген сакларга һəм кайгыртырга тиеш дигəн фикер белəн таралыштык.