Центральная библиотека

"Тирән яра эзләре"

#75летВОВ
2011 елдан Рәсәйдә илдән читтә хезмәт иткән русияләрнең Хәтер көне билгеләп үтелә. 1989 нчы елның 15 нче февралендә Афганистаннан совет гаскәрләре чыгарылды. Безнең якташлар да узләренең интернационал бурычларын узләрен аямыйча Афганистан җирендә утәделәр. 14 нче февраль көнне Хуҗәмәт авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Афган сугышында катнашкан ветеран Шакиров Рөстәм белән "Тирән яра эзләре" дип исемләнгән очрашу оештырды. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бикова Г. Г. һәм 7 нче класс укучылары катнашты. Районыбызның асыл егетләренә багышлап язылган сочинениеләр җыентыгына кузәту ясалды. Хуҗәмәт авыл мәктәбе укучысы Галиева Камиләнең Рөстәм абыйсы турында язган сочинениесе укылды. Рөстәм укучыларга узенең уткән сугыш юлын, андагы авырлыклар турында сөйләде. Максат: яшьли ут эченә кергән, улем белән кузгә-куз очрашкан егетләр зурлауга бик лаек. Яшь буын да бу хакта белергә бурычлы. Катнашты 8 укучы 5 зур кеше.