Центральная библиотека

"Язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри"

#100летТАССР
ТАССРның 100 еллыгына
Демография.
14 февраль көнне Аю авыл китапханәчесе Ахметзянова В.В. күренекле язучы, галим, мәгьрифәтче Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулу уңаеннан, галимнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү максатыннан, мәктәптә 7, 8 нче сыйныф укучылары белән "Язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри", дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга галимнең фәннәр өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Шулай ук К. Насыйри музее турында да сөйләп үтте:
К.Насыйри яшәгән йортны 1947 елда Зарипов Габделгани сатып алып Яшел Узән районы Олы Ачысар авылына кучерә һәм үзеннән соң аны музей итеп корырга васыят итеп калдыра. 1997 елда Олы Ачысарда К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы булып музей ачыла. Ул 19 гасырның урта хәлле крестьян тормышын чагылдыра. Музейда К.Насыйри төзегән русча-татарча сүзлек, шул җирлекнең географик картасы, шәҗәрәләр, кресло, урындыклар һәм башка шул заманның көнкүреш әйберләре саклана.
Максат: татар халкының бөек шәхесләренең иҗатын пропагандалау.
Бурыч: матур әдәбиятка тарту, татар халкының бөек кешеләре белән горурлану хисе тәрбияләү.
Катнашты: 4 бала; 2 зурлар.