Центральная библиотека

"Сугыш урлаган балачак"

#100летие ТАССР 
#к75 летию Победы Бөек Жиңүгә 75 ел уңаеннан 12 февраль көнне Гөлек авылы клубында китапханә белән берлектә "Сугыш урлаган балачак" исемле кичә уздырылды. "Мин яшьтәше Ватан сугышының" дигән күргәзмә оештырылды. Балачакларын, яшьлекләрен сугыш йоткан, хөрмәтле апа-абыйлар, дөресрәге әби -бабайлар чакырылды. Алар бездә кунакта. Бик авыр булса да үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Безнең арада үзләре өчен генә түгел, яуда калганнар өчен дә яши. Без, яшь буын сугыш афәтләрен онытырга тиеш түгел! Әгәр үткәнебезне онытсак, киләчәгебез булмаячак. Сугыш ялкыны беркайчан да кабынмасын иде. Күгебезне кара болыт капламасын!-дигән теләкләр белән кичәбезне чәй табыны артында төгәлләдек. Максат: Өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләу, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Жиңү гражданлык һәм патриотик хисләр, туган жиргә ,милләткә карата мәрхәмәтлек, горурлык хисләре тәрбияләу.