Центральная библиотека

"Татар шагыйрьләре сугыш турында"

#75летВОВ
12 февральдә Кадрәк авыл китапханәсенә Кадрәк авыл "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Татар шагыйрьләре сугыш турында" дип исемләнгән батырлык иртәсе уздырылды. Китапханәче балаларга Бөек Җиңү турында сөйләде. М.Җәлилнең "Кызыл ромашкалар", З.Хөсниярның "Җир шарын саклап калган бабам", В.Хәйруллинаның "Билгесез солдат", С. Шакирның "Минем бабай тупчы булган" шигырьләре укылды. Азалия М. Җәлилнең "Гөлләрем" шигырен матур итеп яттан сөйләде.