Центральная библиотека

Китап күргәзмәсе

#75летВОВ
10.02.2020
Әтрәкле китапханәсендә, илебез тарихында зур урын алып торган Әфган сугышы темасын яктырткан, шул сугыш яралары белән тормышлары бәйләнгән ветеран-солдатларыбыз турында язылган китаплардан кургәзмә тәкъдим ителде. М.Закирның "Канлы болыт" исемле хикәясе кычкырып укылды. Р.Габделхакованың "Сират күпере" әсәре, Д.Салиховның "Гыйләҗ тәрәзәләре" пьесасы белән таныштырылды. Авылдашларыбыз Нургалиев Монаһир Нурлыгаян улы һәм Солтангалиев Биктимер Иксан улының, тирә як авыллардан да байтак афганчыларның булуы, шушы канкойгыч сугышта катнашулары, әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгалар , бигрәк тә күңелдә авыр тойгылар калдыра. Киләчәктә мондый авыр, канлы сугышлар кабатланмасын иде дигән теләк һәрбер китап укучыда уяна.