Центральная библиотека

"Имин интернет атналыгына"

#Национальный_проект_"Демография"
10 февральдә Кадрәк авыл китапханәчесе "Имин интернет атналыгына" багышланган "Интернет һәм минем сәламәтлек" дигән әңгәмә уздырды. Кадрәк авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул интернет?", "Дусмы, дошманмы?","Сәламәтлеккә йогынтысы нинди?"дигән сорауларга җавап бирдек. "Көмеш кыңгырау" газетасында , "Сабантуй" журналында кайткан мәкаләләр белән таныштык.Укучылар интернетка багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. "Интернет -киләчәктә" дигән темага рәсем конкурсында катнаштылар.