Центральная библиотека

Табышмаклар иленә сәяхәт

#100летТАССР
Татар халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Шул уңайдан 10 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән табышмаклар иленә сәяхәт иттек. Максат: балаларның зирәклеген, тапкырлыгын үстерү, фикерләү дәрәҗәсен тирәнәйтү. Шулай ук балалар белән табышмакларның ничек саклануы, аларның килеп чыгышы турында сөйләштек.