Центральная библиотека

"Созвездие- Йолдызлык"

7.02.2020 көнне Әтрәкле Мәдәният йортында Ык аръягы авылларының сәнгать өлкәсе буенча "Созвездие- Йолдызлык" һәм "Балкыш" фестивальләре утте. Тирә-як авылларда шундый талантлы балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең күп булуы бик куанычлы. Фойэ ягында китапханәче Җиңунең 75 еллыгы уңаеннан, китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Мәдәният өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган, лаеклы ялда булса да актив тормыш рәвеше алып барган, китаплардан тәм табып укучы коллегабыз-китапханәче Ханова Зөлфирә апа бик җентекләп күргәзмәдәге китаплар белән танышты. Сугыш темасын яктырткан китаплар беркемне дә битараф калдырмый. Чөнки аларда безнең тарихыбыз, әби-бабаларыбыз, әти-әниләр кичергән михнәтләр чагыла.