Центральная библиотека

"Татарстан гербы-минем горурлыгым"

7 февральдә Тауасты Байлар авыл китапханәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән көн буларак "Татарстан гербы-минем горурлыгым" дип исемләнгән танып белү сәгате үтте. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, Татарстан дәүләт гербының тарихы белән таныштылар, зур кызыксыну белән барс турындагы легенданы тыңладылар һәм гербта сурәтләнгән һәр символның мәгънәсен белделәр.